«Кечкенә дусларга» әдәби сәгате (6+)

16 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә, балаларны татар каһарман-шагыйре Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатында, башлангыч сыйныф укучылары өчен «Кечкенә дусларга» әдәби сәгате уздырылды. 

23ф Литературный час Кечкенә дусларга (5)
23ф Литературный час Кечкенә дусларга (4)
23ф Литературный час Кечкенә дусларга
23ф Литературный час Кечкенә дусларга (3)

Чара барышында балалар китапханәченең Муса Җәлил турында сөйләгәнен тыңлады, аның китаплары белән танышты һәм балалар өчен язылган шигырьләрен укыды, «Җәлил шигырьләрендә чәчәкләр» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Шигырьләрне танып бел» уенында, «Ватан турында» дип аталган мәкальләр бәйгесендә катнашты. 
Чара электрон презентация һәм Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: